Туган конен белэн улым шигырьлэр

Туган конен белэн улым шигырьлэр

Туган көн ул, бәйрәм көн,
Күнел ача торган көн
Дус, туганнар белән бергә
Очыраштыра торган көн.

Бүген минем туган көн,
Җыелдык бәйрәм итәргә.
Туган көнне, юбилейны
Бергә билгеләп үтәргә.

Барыбыз бергә җыелгач
Мәҗлес тә бик ямьле,
Уйнап, көлеп, җырлап, биеп,
Үткәрик туган көнне.

Тагын бер ел узып китте,
Җитте гомер бәйрәмең.
Бәйрәмең белән котлап сине,
Бүләк итәм шигырь бәйләме.

Бүген синең туган көнең,
Җыелдык бәйрәм итәргә.
Бәйрәмең белән тәбрикләп,
Матур теләкләр әйтергә.

Акыллы син, уңган, булган
Күзләр генә тия күрмәсен,
Булыр, булмас дуслар улым
Синең янда йөрмәсен.

Бигерәк матур бүген тышта
Ап-ак карлар яуган тирә якка,
Кызым, сине туган көнең белән
табигатьтә котлый хәтта.

Туган көнең белән тәбрик итеп
Теләкләрнең телибез зурысын,
Тормыш юлың үткән чакта
Юлларның иң-иң турысын.

Бүгенгедәй нурлар чәчеп
Балкып торсын синең йөзең,
Бәхет, шатлыкка күмелеп
Үтсе.

Сизмичә дә калганмын,
Вакыт шулай тиз үткән.
Бер ел гомер үтеп киткән,
Туган көн килеп җиткән.

Гомерләрнең үтүләре
Агым суга тиң икән.
Яшем һаман өстәлсә дә,
Йөрәк картаймый икән.

Ничә яшь дип сорамагыз
Яшьтә мени соң хикмәт,
Җыерчыклар басса да,
Йөрәккәем һаман яшь.

Бүген бездә нинди бәйрәм?
Юбилее ӘНИнең.
Барыбыз өчен кадерле,
Якын кеше ул безнең.

Ул бит тормыш иптәшемә
Бүләк иткән дөньяны.
Менә шуның өчен дә бик
хөрмәт итәм мин аны.

55 яше тулса да,
Ул әле бик тә җитез.
Барсын җиренә җиткереп,
Эшләп куя шундый тиз.

Буген синен туган конен
Буген сина "21"
Агым-сулар аккан тосле,
Тиз утэ шул ул гомер.

Бэхет,шатлык,сэламэтлек
Телим сина,матурым
Кайгы-хэсрэт килэ калса
Онытма мин барлыгын.

Авырлыкларны жинэргэ
Коч табалмый интексэн
Минем номер син дэ бар бит
Шалтырат кына,иркэм

Читайте также:  Строгий маникюр на коротких ногтях фото

Туган көнең белән матурым! Синең белән бергә булуыма бик шат.

Сәләм дустным, хәлләр ничек?!
Айдар әле бу, Айдар! Кайсы Айдар дип, мин — авыл баласы!
Менә, Туган кәнең белән котлап шалтыратам! Туган көнең белән!
Бәхет,сәләмәтлек, уңышлар сиңа дустым, бәхетле бул!
Бәйрәмең белән котлап сиңа җыр бүләк итәм, җыр!
Җырдан зур бүләк юктыр! Җырлардан аерылмыйк!
Җырлап яшик! Бәйрәмең белән дустым!

Сиңа гына табындым да,
Кояш булып кабындым.
Хисләренә төрендем дә,
Ак бөркәнчек ябындым.

Синдер — ул минем кадерлем,
Синдер — минем терәгем.
Нәкъ яшьлектәгечә итеп,
«Син» дип тибә йөрәгем.

Минем хисләремне аңлап,
Кояш елмаеп көлә.
Бүген синең туган көндә,
Рәхмәт әйтәсем килә.

Улым!

Сине гаҗәп тормыш көтә,
Алларыңда юлның озыны.
Сандугачлар бары юлдаш булсын,
Очрамасын иде козгыны.

Беркайчан да каушап кала күрмә,
Юлдаш булсын сиңа сизгерлек.
Хыялларың чынга ашкан мәлдә
Калдырмасын сине өлгерлек.

Балам, бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күңелеңдә нурлар уйнасын.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын.
Авырлыклар hич тә тойма син.

Улыма

Нәни гәүдәсеннән алдым
Мин сөяргә кулыма.
Озын гомер, сәламәтлек,
Бәхет телим улыма.

Яшә якты дөняларда
Белеп гомер файдасын!
Үз балаңны иркәләүдән
Татлы мизгел кайда соң?

Әткәй – әнкәйнең кадерен
Беркайчан да онытма!
Тормыштагы бар авырлык –
Миһербанлык юклыктан…

Үзебез дә сабый идек,
Хәзер әти – әни без.
Катлаулы гомер юлында
Тик сез диеп яшибез.

*****
Көнең якты булсын,
Төнең татлы булсын,
Көләч булсын hәрчак йөзләрең.
Уйна да көл, әле яшь чагың,
Матур килсен гомер көзләрең.

Дошманың булмасын,
Дусларыңнан уң син,
Алар кирәк гомер кичәргә.
Ялгыз кораб ышанычсыз ул
Тормыш диңгезендә йөзгәндә.

*****

Туар таңың нурлы, барыр юлың
туры,
Юлдашың үзеңә тиң булсын.
Елмаеп сәлам бир hәр көнгә,
Йөзләреңә синең нур тулсын.

Читайте также:  Поздравление другу на день рождения в прозе

*****

Улым минем, күзем нуры.
Йөрәгемнең назлы моны.
Иман нуры йөзләреңдә
Җылы караш күзләреңдә.

Аллам биргән син бүләге,
Тормышымның син терәге.
Гомер юлың озын булсын,
Кояш нуры сибеп торсын.

Мәрхәмәтле бул син улым.
Якты булсын синен юлың.
Бәхет тауфик берсен Аллам,
Юлдаш булсын сиңа догам.

Буген синен туган конен жаным
Белмим нилэр булэк итэргэ?
Аз булыр кук ни генэ алсамда
Кояш булып нурмы сибэргэ?

Йорэгемне булэк итэр идем
Ул бит инде синеке куптэн
Бэхет булэк итэр идем сина
Ходай узе жибэрде куктэн.

Куз нурларым сина бирер идем
Алар куптэн синен кузендэ
Ай нурларын алып сибэр идем
Ул нур балкый синен йозендэ.

Жылы жиллэр сина жибэриммме?
Чэчлэренне назлап сояргэ
Яннарында мин бар,бары сине
Озелеп соеп,янып кояргэ.

Чэчэклэрдэн купер урер идем
Сусыз корыр алар,кибэрлэр
Йорэк жылым сибэм юлларына
Алар безгэ бэхет телэрлэр.

Нилэр генэ булэк итим сон?
Барыда бар,син ин бэхетле
Син бит минем очен падишахсын
Куптэн таптын алтын тэхетне.

Барлык булган шушы бэхетлэрне
Учта саклап,яклап яшикче!
Буген туган конен жимешкэем
"Исэн генэ бул"-дип дэшимче.

Портал Стихи.ру предоставляет авторам возможность свободной публикации своих литературных произведений в сети Интернет на основании пользовательского договора. Все авторские права на произведения принадлежат авторам и охраняются законом. Перепечатка произведений возможна только с согласия его автора, к которому вы можете обратиться на его авторской странице. Ответственность за тексты произведений авторы несут самостоятельно на основании правил публикации и законодательства Российской Федерации. Вы также можете посмотреть более подробную информацию о портале и связаться с администрацией.

Ежедневная аудитория портала Стихи.ру – порядка 200 тысяч посетителей, которые в общей сумме просматривают более двух миллионов страниц по данным счетчика посещаемости, который расположен справа от этого текста. В каждой графе указано по две цифры: количество просмотров и количество посетителей.

Читайте также:  Как правильно носить шеллак

© Все права принадлежат авторам, 2000-2020. Портал работает под эгидой Российского союза писателей. 18+

Ссылка на основную публикацию
Тканевый ремень для джинсов
Посмотрите наши подборки: Текстильный ремень – для модников и модниц Прекрасно дополнить любую одежду и поставить грамотный акцент в образе...
Стих мужу о чувствах
Люблю, когда касаешьсяМеня руками нежными,Когда мне улыбаешьсяГлазами безмятежными, Когда целуешь ласковоИ обнимаешь бережно.С тобою очень счастливаЯ каждое мгновение. Ты мой...
Стих любимому о любви чтобы до слез
Мой дорогой, я так тебя люблю!Кроме тебя, других не замечаю.Твой каждый взгляд и каждый вздох ловлю,Лишь о тебе скучаю и...
Ткань для домашних штанов
Каждый человек знает, что самым лучшим материалом для изготовления предметов домашней одежды является хлопок. Неудивительно, ведь эта натуральная ткань пользуется...
Adblock detector